Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк район мәдәният сарае гадәттәгедән күпкә җанлырак иде. Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган “Башкорт озын гомерлелеге-2026” дип аталган зур ачык фестиваль монда гөрләп узды. Бу чара, чыннан да, күп милләтле илебезнең бай мәдәни мирасын, халыкларыбызның тыгыз бәйләнешен чагылдырган бер матур күренеш булды.
Мәдәният сарае фойесында кунакларны чын мәгънәсендә игътибарны җәлеп итүче креатив индустрия күргәзмәсе каршы алды. Бу күргәзмәдә “Аек авыл” республика конкурсында катнашкан Тучыбай авылы осталары, Тушкыр һәм Янтимер авыллары, кунак булып килгән Краснокама, Калтасы, Яңавыл районнары, шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре вәкилләре үзләренең иҗади эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар традицион кулланмадан заманча дизайнга кадәр төрле юнәлешләрдәге иҗади эшләрен тәкъдим итеп, тамашачыны гаҗәпкә калдырдылар.
Күргәзмәгә килгән әйберләрнең төрлелеге һәм сыйфаты һәркемне сокландырды. Һәр район вәкиле үзенең аерым бер стиле, үзенең иҗат юнәлеше белән килгән. Милли костюмнарның нәфислеге, йөзекләре, милли бизәкләр белән тулы курчаклар, агачтан һәм хәтта тимердән оста итеп ясалган эшләнмәләр, табигый сәйләннән тезелгән серле әйберләр, хуш исле, шифалы үләннәрдән әзерләнгән чәйләр – монда барысын да санап бетерү дә кыен. Һәр эш янында озак торып, аның асылын, аның аша күрсәтелгән рухи дөньяны тоярга мөмкин иде.
Бу матур күргәзмә фестивальгә эш сәфәре белән килгән Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванованың да игътибарыннан читтә калмады. Ул бөтен күргәзмәне кызыксынып, һәр экспонатны игътибар белән карап, аларны булдырган осталар белән аралашып, аларның иҗатларына югары бәя бирде. Министр мондый чараларның милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, халыкларның үзара аңлашуын арттыруда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Ары таба мәдәният сарае сәхнәсендә өлкән буын үзешчән сәнгать коллективлары арасында иҗади конкурс узды.
Чараның тантаналы мизгелендә Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзе дә катнашып, җылы сүзләрен җиткерде. “Кунакчыл Балтач җиренә зур рәхмәт белдерәсем килә,” – диде ул. – “Шулай ук ерак араларны якын итеп, безнең белән бергә булырга теләп килгән барлык районнарга да рәхмәт. “Башкорт озын гомерлелеге” – бу чыннан да уникаль проект. Аның башында мин үзем дә торам”.
Ленара Хәким кызы проектның әһәмиятен ассызыклап, ул үз эченә 7 төп юнәлешне - "Сәламәтлек", "Өлкән яшьтәгеләргә белем бирү", "Туризм", "Физик культура", "Мәдәният һәм иҗат", "Волонтерлык һәм тәҗрибә белән бүлешү", "Мәшгульлек һәм өлкән яшьтәге гражданнарның керем дәрәҗәсен арттыру" алганын искәртте. “Боларның барысы да безнең өлкән буын вәкилләренең иминлеге, социаль-мәдәни дөньяларын баету, сәламәтлекләрен ныгыту һәм, иң мөһиме, актив гомер озынлыгын арттыру максатларына юнәлтелгән”, – дип йомгаклады министр.
Моннан соң сәхнәдә күрше районнар һәм шәһәрләрнең үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Краснокама, Калтасы, Яңавыл, Тәтешле районнары, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре кунаклары үзләренең күптөрле, оста башкарылган, чагу чыгышлары белән тамашачыны сокландырды. Һәр чыгыш – озак еллар тупланган тормыш тәҗрибәсе, яшәүгә мәхәббәт һәм үзенчәлеклекнең бергә кушылуыдай. Сәхнә үзәгендә балкыган һәр коллектив, чын мәгънәсендә, "алтын яшь"нең икенче бер матур ягын – дәрт-көчне, тормыштан канәгатьлекне күрсәтте.
Бәйге булгач, җиңүчеләр билгеләнә. Мәртәбәле жюри әгъзаларына җиңүчеләрне ачыклау бик җиңелләрдән булмады, барлык коллективларның да чыгышлары югары дәрәҗәдә күрсәтелде.
Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Агыйдел шәһәре коллективы яулады. Икенче урында – Балтач районы, өченче урында – Кранокама районы. Креатив индустрия күргәзмәсе конкурсында беренче урынны Калтасы районы алды. Икенче урынга – Яңавыл районы, ә өченче урынга Нефтекама шәһәре вәкилләре чыкты. Район Хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча урынбасары– бизнес-шериф Диана Әхтәмова барлык катнашучыларны да котлап, җиңүче һәм призерларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Диана Альберт кызы үзмәшгуль Лилия Фазылбәкова, шәхси эшкуар Олег Гильмутдинов һәм “База_Балтач” магазины директоры Артур Саяфутдиновларны әлеге фестивальне оештыруда финанс ярдәм күрсәткән зур хөрмәт белән билгеләп үтте.
Шулай итеп районда беренче тапкыр “Башкорт озын гомерлелеге-2026” фестивале гөрләп үтте. Жирәбә буенча икенче фестиваль Калтасы районында узачак.