Чишмә районында “Яңа ел гаилә уеннары-2026” фестиваленең республика этабы үтте, анда Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 66 гаилә катнашты.
Биредә катнашырга җыелган гаиләләр тәүдә мәктәпләрдә үткән ярышларда катнашып, җиңгән. Ары таба үз районнарында көч сынашкан. Хәзер муниципаль этапта җиңүче гаиләләр республика дәрәҗәсендә үзләрен сынап карадылар.
Балтач районыннан ярышларда Ханнановлар гаиләсе - Урал, Светлана һәм Эльмир катнаштылар. Барлык этапларны да уңышлы үтеп, район данын лаеклы яклады алар.
Әлеге спорт бәйрәме республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән традицион рәвештә Яңа ел каникулларын актив һәм күңелле үтәрү, шулай ук халыкны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырыла. Аны республика Хөкүмәте белән берлектә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе, республиканың Фән һәм мәгариф, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары оештыра.