(2026 нчы ел Русиядә-Халык бердәмлеге елы)
Бердәм халык булсак без, туганнар,
Матур булыр алда гомерләр.
Дуслык җыры, күперләре аша
Якыная безнең күңелләр.
Төрле милләт кешеләре өчен
Рәсәй иле туган җиребез.
Бәйрәмдә дә, хезмәттә дә бергә,
Рус теле - дуслык телебез
-Хуш киләсең, уз, Яңа ел!- диеп
Бергәләп биибез хоровод.
Крәшен суыклары куркыталмый
Чәй эчәбез, өстәл түгәрәк.
Майлар җитсә, урамнар бизәлә
Биегерәк байрак эленә
Бергәләшеп имин тормыш өчен
Без барабыз сайлау өенә.
Буровойлар, чирәм җирләр, БАМнар
Тормыш дәфтәренең битләре.
Бердәмлекнең көчен сүрәтләүче
Бүгенгесе, данлы үткәне.
Хезмәт мәйданында төрле милләт
Кабыздылар дуслык утлары.
“Ни хәл, туган”, - диде татарлары.
“Һаумы”,- тине Урал шоңкары.
Тау- таш ярып, сазлыкларны җиңеп,
Кара алтын илгә озату.
Удар 5-еллыклар, ярыш, конкурслар
Бердәмлекнең, көче, куәте.
Мул игеннәр үскән иркен кырлар
Кеше кулларының эше ул.
Завод - фабрикалар, фәннәр йорты
Туган илебезнең йөзе ул.
Бердәм булсак яңа төзелешләр,
Яңа йортлар, яңа бакчалар
Безнең көчтән чәчкә атарлар да,
Бердәмлекне безнең мактарлар.
Борын- борыннарда бердәм булып
Яу кайтарган бабаларыбыз.
Халыклар дуслыгы, бердәмлеге-
Киләчәккә якты юлыбыз.
Туган илгә дошман янаганда
Алпамыша батыр ишебез.
Төрле милләт бергә алгы сафта
Җиңәр өчен җитәр көчебез.
Һәр йөрәктә тик бер изге теләк:
Тынычлык, тынычлык, тынычлык кирәк.
Бар дөньяда төрле телләрдә дә
Яңгырасын бу сүз күберәк.
Ракеталар, самолетлар очсын,
Ай-кояшлы булсын күкләрем.
Йолдызларга җитсен милләттәшләр,
Дуслык, бердәмлекне күтәреп.
1.О2. 2026.
Гөлшат Галина-Ихсанова.