Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль , 21:11

Барысы да җиңү өчен

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу җәһәттән район Советы Секретаре Илнур Сираев үз фикерен белдерде.

Барысы да җиңү өчен
Барысы да җиңү өчен

Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу җәһәттән район Советы Секретаре Илнур Сираев үз фикерен белдерде:

—Радий Хәбировның бу Юлламасы көчле чакыру буларак яңгырады. Әйе, безнең һәркайсыбыз кулдан килгәнчә җиңүне якынайтырга тиеш. Төбәк Башлыгы үз чыгышында республика үсешенең өстенлекләрен билгеләде, тарихи хәтернең, җәмгыять бердәмлегенең һәм Хакимиятнең кешеләр алдында җаваплылыгының мөһимлеген ассызыклады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аерым игътибар үзәгендә. Бүген якташларыбыз үз бурычларын намус белән үтиләр һәм безнең уртак бурычыбыз — ышанычлы тыл булу, аларның якыннарын кайгырту һәм җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. Ышанам, без бергәләп җиңәрбез! Көчебез – бердәмлектә!

Автор:
Читайте нас