Челтәрләр 3х6 метр зурлыкта. Аларда 7200, 6962 күзәнәк. Солдатларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә бәһасы булмаган челтәрләр үрү эшен халыктан акча җыеп үз көчләре белән башлап җибәргән сәйтәклеләр. Бүген “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме төрле буын 21 кешене берләштерә.
—Фронт өчен нинди дә булса файдалы эш эшлисебез килә. Тынычланып кайтабыз. Кеше арасында булу, күңелдә яхшы теләкләр белән яшәү, җиңүгә үз өлешеңне кертү теләге берләштерә безне, — ди алар.
Төркем җитәкчесе Рәфил Сафин, тормыш иптәше Миләүшә белән киңәш кора һәм авылдашлары арасыннан олы йөрәкле кешеләрне җыеп шушы төркемне оештыра. Авылда буш торган өйне сатып алып аны утын ягып җылыта (утынны да үзе хәстәрли). Өйне маскировка челтәрләре үрү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазлый. Халык кушылып җыйган акчага сатып алган тасмаларны кисәргә махсус җайланманы һәм челтәр үрү станокларын үз куллары белән булдыра Рәфил Сафин.
— Бер челтәрне ике сәгатьтә өч кеше үреп бетерә. Һәр кеше үз вакытына килә. Алтышар, җидешәр кеше бер вакытта иркенләп эшли ала, — ди волонтёр Рәфилә Хакова. Һәм ул зур теләк белән хәйрия эшенә кушылган авылдашларын исемләп үтте. Зания Тимиргалина, Наибә Шәйхлиева, әзер челтәрләргә бантиклар бәйләүче Нелли Шакирова, Җиһания Мусинаның җитезлеген, саулык мөмкинлекләре чикле авылдашлары Фируза Әхмәтованың киселгән тасмаларны урап торып бик зур ярдәм күрсәтүен билгеләде.
Ир-егетләргә дә эш җитәрлек Сәйтәктә. Дамир Әгъзамов, Илүс Ахметьянов, Фәрит Шәйхлиев, Рәфил Сәләхов, Зәләф Гаязовлар бантиклар бәйләү белән генә чикләнмиләр, киселгән тасмаларны төрергә дә өлгерәләр. Төргәккә уралган тасмаларны күзәнәкләрдән кертергә-чыгарырга бик уңайлы икән.
Дамир Әгъзамов, Рузилә Әгъзамова, Фируза Әхмәтова, Илүс Әхметьянов, Клара Ахметьянова, Дамира Галиева, Зәләф Гаязов, Миләүшә Гаязова, Рузилә Гыйләҗева, Җиһания Мусина, Рәфил Сәләхов, Зөлфия Сәләхова, Фируза Сәләхова, Рәфил Сафин, Зания Тимиргалина, Рима Хәмәтнурова, Миләүшә Хәсәнова, Рәфилә Хакова, Фәрит Шәйхлиев, Наибә Шәйхлиева, Нелли Шакирова туганнар кебек якын мөнәсәбәттә эш итәләр, җиңүне якынайтуга ару-талу белми көч салалар.
Яңа ел каникуллары көннәрендә кыска вакытлы ялга кайткан авылдашлары — “Рәхмәт” позывнойлы солдат артыннан 10 маскировка челтәрен әзерләп озаткан “пыш-пышлар”. Ә “Мара” позывнойлы авылдашлары, машинасында урын чикле булу сәбәпле, өч кенә челтәрне үзе белән ала алган. 2025 елның 31нче августыннан әлеге көнгә кадәр барлыгы 131 маскировка челтәре үреп алгы сызыктагы райондашларга озаткан алар.
—Безнең әлеге вакытта материалларыбыз җитәрлек. Акчалата ярдәм күрсәткән һәм шулай ук “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме әгъзаларына зур рәхмәтлебез, — ди бу изге эшне оештыручылар.
Солдатларгаярдәмитеп, волонтёрлар һичшиксез җиңүне якынайталар. “Тылникадәр ныграк булса, фронтшулкадәр көчлерәк", — дип билгели авылга кыска вакытлы ялга кайткан солдатлар һәм рәхмәт йөзеннәшн авылдашларына күчтәнәчкә тортлар күтәреп киләләр."Тылдагыларның көндәлек хезмәте алгы сызыктагы сугышчыларның гомерләрен саклапкала!Челтәрләрихтыяҗбелән файдалана. Аларгакүпме көч һәм җанҗылысысалынган", — ди алгы сызыкта көрәшкән райондашларыбыз.
Сәйтәк авылының “Пыш-пыш” волонтёрлар төркеме әгъзалары бу игелекле эшне ниндидер мактаулар өчен эшләмибез диләр. Алар йөрәк кушуы буенча фронтка ярдәм итәләр һәм башкача булдыра алмыйлар. Патриотлар дими ни дисең мондый кешеләрне?!