Узган ялларда Межгорье шәһәрендә 2010-2012нче елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча "Күн туп - мәктәп футбол лигасы" республика ярышлары узды.
Балтач районыннан ярышларда “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре - Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре укучылары катнашты. Команданы тренер-укытучы Денис Дюсьметов һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльвира Хаҗиева җитәкләде.
Кызу һәм киеренке рухта узган уеннар нәтиҗәләре буенча Балтач районы командасы икенче урынны яулады һәм район данын лаеклы яклады. Ә Илназ Шакиров “Турнирның иң яхшы уенчысы” дип танылды.
Яшь спортчыларны һәм аларның тренерларын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез.