Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 10:10

Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды

18нче гыйнвардан 19нчы гыйнварга каршы төндә православие динендәге халык өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману узды. Бу төнне Балтач районы халкы да читтә калмады, бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.

Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды
Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды

18нче гыйнвардан 19нчы гыйнварга каршы төндә православие динендәге халык өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману узды. Бу төнне Балтач районы халкы да читтә калмады, бәйрәмне зурлап билгеләп үтте.

Курач һәм Тозлыбин авылларында махсус урыннар әзерләнгән иде. Һәркем шунда килеп, бәкегә чумып, рухи яктан ныгып чыга алды. Салкыннарның кырыс булуына да карамастан, 78ләп кыю йөрәкле кеше бозлы суга чумырга батырчылык итте.

Оештыручылар халыкка уңайлы шартлар тудыру турында алдан ук кайгырткан. Суга керү һәм киенү-чишенү өчен махсус урыннар әзерләнгән, территория яктыртылган, җылынырга мөмкинлек бар. Бу чаралар халыкның игътибарын төп максатка – рухи сафлыкка юнәлтүгә ярдәм итте.

Бәйрәм вакытында халык иминлеген тәэмин итү өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды. Әлеге хезмәтләрнең уяулыгы ярдәмендә бәйрәм тыныч һәм күңелле узды.

Хач ману бәйрәмендә халык изгеләндерелгән су алырга да килде. Халык ышануы буенча, бу төндә алынган суның шифалы үзенчәлеге елга кадәр саклана. Изге су, чыннан да, күңелгә тынычлык, тәнге сихәтлек бирә, диючеләр бихисап.

Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды
Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды
Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды
Районда Хач ману бәйрәме зурлап узды
Автор:
Читайте нас