Бүген Уфада узган Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә иң нәтиҗәле муниципалитет башлыкларын бүләкләделәр. Бу хакта премьер-министр урынбасары – БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте.
Федераль методика буенча комплекслы бәяләүне исәпләү өчен соңгы өч елда динамикада 11 күрсәткеч кулланыла. Халыкның урындагы администрация эшеннән канәгать булуы, халыкның артуы, торак төзелеше темплары һәм мохтаҗ категорияләргә торак бүлеп бирү, муниципаль казна керемнәре күләме, балалар бакчасына чиратлар, түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнүче балалар өлеше, инвестицияләр күләме, юлларның сыйфаты, кече һәм урта эшкуарлар саны исәпкә алына.
Нәтиҗәләр буенча “Социаль үсеш” номинациясендә Балтач районы лаеклы өченче урынны яулады. Биредә администрация эшчәнлеге уналты күрсәткечне үз эченә алган алты критерий буенча бәяләнде. Бу шул исәптән яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү, шулай ук барлык гражданнар өчен тигез мөмкинлекләр тудыручы шартлар тудыру.
Әлеге номинациядә беренче урынны шәһәр округлары арасында – Күмертау шәһәре, үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында–Бөре районы, районнар арасында беренче урында Бүздәк районы. Икенче урында-Краснокама, өченче урында - Балтач районы.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән рәсми рәвештә район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Эльмар Галимҗановка диплом тапшырды.
Балтач районының бу уңышы - халыкның көндәлек проблемаларын хәл итүдә, тормыш сыйфатын яхшыртуда системалы һәм нәтиҗәле эшнең ачык мисалы.