Новости
13 Января , 04:19

Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты

“Альф” позывнойлы уллары һәм туганнарының “Татарин” позывнойлы улы дүрт ел инде СВО зонасында хезмәт иткән Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннар өендә маскировка челтәрләре үрәләр, тушёнкалар каплыйлар.

Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озаттыСәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты

Дүртенче ел илебез халкы СВО шартларында яши. Бу елларда районыбызның һәр кешесе Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте, кртә. Монда волонтёрлар зур фидакарьлек һәм гомуми эшкә тугрылык күрсәткән тыл да зур роль уйный. Бүген сүз Сәйтәк авылы волонтёрлары турында. Бу авылда берничә волонтёрлар төркеме эшли. Алар СВОдагы райондашларына, авылдашларына кирәк-яраклар хәстәрли. Биредә гомер кичергән Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннар өендә исә кичләрен кешеләр маскировка челтәрләре үрәләр һәм тушёнка әзерлиләр. Бу әйберләр алгы сызыкка солдатларга җибәрелә. Маскировка ятьмәләре дошман күзәтүеннән саклану өчен бик мөһим, ди яугирләр. Алар гаскәрләрнең һәм техниканың урнашуын яшерергә ярдәм итә, бу күп сугышчыларның гомерен саклап калырга булышлык итә. Тушёнка исә төп тәэмин итү линияләреннән еракта урнашкан солдатлар өчен алыштыргысыз азык-төлек продукты.

 Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннарның “Альф” позывнойлы уллары һәм туганнарының “Татарин” позывнойлы улы дүрт ел инде СВО зонасында хезмәт итә.

Рәмзәвиль Рамазан улы СВО башлангач үзе дә алгы сызыкка барырга теләк белдерә. Тик өлкән яшьтә һәм саулык мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, теләге тормышка ашмый. Хәләл җефете белән киңәш кора. “Алгы сызыктагы солдатларга нинди юл белән ярдәм итә алабыз?”— дигән соравын куя. Уйлашалар һәм өйләрендә маскировкалау челтәре үрү эшенә тотынырга карар кылалар. Гаилә башлыгы Иске Балтачка килеп балалар иҗаты үзәгендәге станокны күреп кайтып станок эшләргә була. Авылдагы шәхси пилорама хуҗасы Фирдәвес Сидоров биш сантиметр калынлыктагы борыслар бирә. “Миннән гуманитар ярдәм булсын”, — дип бер тиен дә акча алмый. Станокны өендә коргач, хуҗа Иске Балтачтан киселгән әзер тасмалар алып кайта. Нөркә авылы волонтёрлары Сәйтәккә килеп кичләрен челтәр үрергә өйрәтәләр. Шулай челтәрләр үрә башлыйлар Сәйтәктә. Бу эшкә куш куллап авылдашлары да кушыла. Фәйрүзә Минниәхмәтова, Римма Әхмәтова, Зәлифә Нургалиева, Гөлнара Гыйләҗева, Лилия Шәйхетдинова, Рима Хәмәтнурова, Оксана Фәизова, Гүзәлия Фәритова, Дамира Ахметьянова, Айгизә Талипова шушы еллар эчендә 108 маскировка челтәре үргәннәр. Материал сатып алуга Рәмзәвиль абыйның бергә эшләгән хезмәттәшләре ярдәм иткән. Челтәр үрүгә гаиләләре белән кушылган сәйтәклеләр дә бар ди.

Материалны кисәр өчен җайланманы иске шкафын сүтеп, төзелеш пычакларын заказ белән кайтартып үз куллары белән булдыра. “Беренче пычакларны сатып алырга авылдашым Илүс Фәритов акчалата ярдәм күрсәтте. Аңа бик рәхмәтлемен”, — ди Рәмзәвиль абый.

Ул эшләгән тасма кисү җайланмасы эшләгән видео Интернетта таралгач, Уфа шәһәрендәге “Аврора 2” балалар иҗаты үзәге белгечләре Рәмзәвиль Сафин белән бәйләнешкә чыгалар. Һәм ярдәм күрсәтүен сорыйлар. Аларга да шундый ук җайланма эшләп Айсылу Җиһангирова ярдәмендә Уфага җибәрә.

Беренче партиядә үрелгән челтәрләрне “Татарин” позывнойлы солдат ялга кайтканда аның артыннан җибәрәләр. Маскировкалау челтәрләре, солдатлар әйтүенчә, фронтта дроннар һөҗүменнән саклануда бик ярдәм итә.

Соңгы партия 19 челтәр декабрь аенда районнан озатылган соңгы гуманитар ярдәм олавы белән җибәрелгән. “УАЗ (хантер) автомобиленә авылдашлар белән акча җыеп двигатель головкасы, ике тәгәрмәч алып җибәрдек”, — ди Рәмзәвиль абый.

Челтәр үрергә материал бетеп торганда тик утырмый Сәйтәк авылы волонтёрлары. Фронттагы ир узаманнары өчен Сафиннар өендә тушёнкалар әзерлиләр.

—Башлап үз көчебез белән 86 банка тушенка әзерләп озаттык. Магазиннан тавык ите сатып алып өйдә пешерәбез. Үзебез куяннар асрыйбыз. Өч куян түшкәсеннән — 13 банка, 15 килограмм тавык итеннән 33 банка тушёнка чыга, — дип сөйли Рәмзәвиль абый. — 24 банка тушёнканы “Рәхмәт” позывнойлы егет алып китте.

 Сафиннар өендә ит пешереп банкаларга тушёнка каплау эшендә хуҗабикә Гөлзәмия Сафинага Фәйрүзә Минниәхмәтова, Римма Әхмәтова, Зәлифә Нургалиева, Дамира Ахметьянова, үсмер кыз Айгизә Талипова ярдәмләшә.

Тыл волонтёрларының тырышлыгы — халыкның бердәмлеген күрсәтә. Сәйтәклеләр фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен тылда кулларын куймый эшлиләр. Аларның хезмәте тәү карашка сизелми дә кебек, ләкин бик мөһим. Тормыш куйган катлаулы шартларда Сәйтәк авылында гомер кичергән, илгә тугры, игелекле ул үстергән Гөлзәмия һәм Рәмзәвиль Сафиннар авылдашларын берләштереп Җиңүне якынайтуда зур бердәмлек үрнәге күрсәтә.  

 

Рәмзәвиль Сафин фотолары

Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Сәйтәклеләр СВОга 108 маскировка челтәре, 110 банка тушёнка озатты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас