Бөек Ватан сугышы елларында район гәзитендә милли батыр Салават Юлаев турында бихисап материаллар язылган. Төпләмәләрдән күренүенчә, бу юнәлешне “Генераль сызык өчен” район гәзитенең редакторы Габделхәй Умеркәев шәхсән үзе алып барган. Бу темага мәкаләләр тулы битләрдә һәм бик еш басылган.
Шунда бер кызыклы материал игътибарны җәлеп итте. Бу 1943 елның 1нче маенда чыккан “Салават Юлаев ни өчен акчаны агач куышларына яшереп йөргән?” дигән материал. Монда милли батыр Салават Юлаев гаскәрләре белән Нөркә, Колый-Балтач, Мата, Иштирәк авылларында булуы турында язылган.
Сезнең игътибарга 1943нче елда Умеркәев язган материалның фотосын тәкъдим итәбез.