Кичә Иске Балтач авылының Энергетиклар урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Билгеле булуынча, 1985нче елгы Пермь крае кешесе “Yamaha” мотоциклы руле артында Тәтешле районы ягыннан Борайга таба хәрәкәт иткән. “Пчелка” кибете тирәсендә ул “ВАЗ-2110” автомобиле белән бәрелешкән. Машинаның руле артында Балтач районы кешесе булган.
Тикшерү барышында ачыклануынча, авариядә җиңел автомобиль водителе гаепле булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Ә техникалар җитди зыян күргән. Мотоцикл руле артында булган кеше махсус экипировкада булуы аркасында гына җәрәхәтләнмәгән, дип хәбәр итәләр ЮХХДИ хезмәткәрләре.