Иске Балтач. 5 апрель - "Баалтач таннары". Иске Балтачта «Батырлык һәм намус байрагы» мәгърифәт марафонына багышланган Башкортстан Республикасының данлыклы гаскәрләре байракларын каршы алу кысаларында тантаналы митинг узды.
«Батырлык һәм намус байрагы» марафоны үз иленә Фидакарь хезмәт итүче ир-етеләргә хөрмәт символына әверелде. Эстафетаны кабул итү тантанасын алып баручы Айдар Сираев билгеләвенчә, Башкортстан Республикасы гасырлар дәвамында үзенең тугры уллары белән дан тота. Башкортстанлылар борынгы заманнардан ук Ватаныбызны саклаучылар сафында хезмәт иткән. Махсус хәрби операция шартларында ирекле батальоннар һәм геройлар исемендәге подразделениеләр формалаштыру башланды, бу исә башкорт халкының патриотизм ныклыгы турында сөйли.
"Иреклеләр-көчле рухлы кешеләр, үз теләкләре белән Ватанны саклауга чыккан чын ир-егетләр! Нәкъ менә алар хәзер дә безнең тынычлыгыбыз сагындалар. Без аларга чиксез рәхмәтле!"- дип ассызыклады Айдар Сираев.
Чара кысаларында Башкортстан Республикасының геройлар исемендәге бүлекчәләренең байраклары һәр муниципаль районда булачак. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Ватанны саклаучын елында марафон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары моңа кадәргедән дә күбрәк булырга тиешлеген искә төшерә.
2023 елның мартында Башкортстанның хәрби хәрәкәтләр ветераннары яңа ирекле бүлекчәләр булдыру инициативасы белән чыкты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу инициативаларны хуплады һәм батальоннарны зур бүлекчәгә – «Башкортостан» мотоукчылар полкына берләштерергә тәкъдим итте. 2023 елда республикада Таһир Кусимов, Миңнегали Гобәйдуллин һәм Даян Мурзин исемендәге тагын өч ирекле мотоукчылар батальоны булдырылды. Соңрак бу полк составына Сергей Зорин исемендәге танк батальоны, Шәриф Сөләйманов һәм Алексей Сухоруков исемендәге зенит-артиллерия батареяләре, Гази Заһитов исемендәге штурм отряды, Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия дивизионы керде. Моннан тыш, полк составына Әхәт Әхмәтьянов исемендәге снайперлар ротасы, Вафа Әхмәдуллин исемендәге разведка ротасы, Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы, Георгий Ветошников исемендәге инженер-сапер ротасы өстәлде. Соңрак республикадан тагын бер ирекле бүлекчә – Россия Герое Алмаз Сафин исемендәге батальон оештырылды. Шулай ук «Ватан» ирекле отряды һәм «Толпар»махсус отряды барлыкка килде.
Тантанада махсус операция барышында полк командиры, полковник Эдуард Хәйбрахманов катнашты, ул үзенең чыгышында яшь буын тыныч шартларда үссен иде, дигән фикергә тукталды. Ә илгә куркыныч янаганда, әлеге яшь буынның берсүзсез Ватан сагына басачагына ышануын белдерде.
-Дошман тар-мар ителәчәк һәм җиңү безнең кулда булачак,- диде ул СВО кырларындагы ир-егетләрдә ватанпәрвәрлек рухы югары булуын җиткереп.
Сугышчан һәм Хезмәт Даны аллеясында байракларны Балтач районы юнармиячеләре һәм шайморатовчылары горурлык белән кабул итеп алдылар. Тәтешле районы Хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова ассызыклаганча:
-Патриотлык сүздә генә түгел, эштә дә чагылырга тиеш. Бу чара - һәр балтачлы өчен байракларга кагылу һәм бердәмлек рухын тою мөмкинлеге.
Балтач районы хакимяте башлыгы урынбасары Инзилә Гасимьянова: "Бу көннәрдә безнең районда патриотизм рухы хөкем сөрәчәк. Биш көн дәвамында Башкортстан Республикасының батырлар исемендәге батальоннары байраклары безнең районда булачак, һәм марафон кысаларында төрле чаралар узачак. Шулай итеп, «Батырлык һәм намус Байрагы» марафоны Безнең яклаучыларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә җәмгыятьтә патриотизмны һәм бердәмлекне ныгытуга мөһим адым да булыр,”-дип өстәде.