Баймак районындагы бер авылда берничә сыерны ток сугып үтергән.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, анда югары вольтлы электр линиясе баганасы ауган булган.
Нәтиҗәдә ток берничә баш эре терлекне үтергән. Шулай ук шул тирәдәге коры үләнгә дә ут капкан. Бәхеткә, янгынны тиз арада сүндергәннәр.
Урындагы халык хәбәр итүенчә, ток сугудан алты сыер һәлак булган.