Апрельдә уртача айлык һава торышы нормадан 1 градуска югарырак була, ягъни +4, +9 градус. Айлык явым-төшем норма һәм нормадан бераз югарырак, якынча 20-40 миллиметр көтелә. Республиканың көнчыгышында яңгыр күбрәк явуы мөмкин.
Майда һава температурасы шулай ук нормада һәм аннан югарырак булыр дип күзаллана.Термометрлар +11, +14 градуска кадәр күтәреләчәк.Явым-төшем 35-55 миллиметр, бу норма чикләрендә.Ә менә июньдә һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк көтелә (+16, +19 градус).Явым-төшем – норма чикләрендә, 50-70 миллиметр.
Июльдә дә яңгырлар шул кимәлдә сакланырга тиеш, ә көнчыгышта нормадан түбәнрәк. Һава температурасы нормада һәм нормадан югары була һәм +17, +21 градус тәшкил итәчәк.
Августа һава температурасы нормадан түбән югары булачак – +17, +21 градус. Явым-төшем азрак явачак, көньякта норма чикләрендә.
Сентябрьдә дә һава торышы нормадан югарырак көтелә. Ул +9, +12 градус булыр дип күзаллана. Яңгырлар норма чикләрендә явачак. Бу күзаллау якынча, аның туры килү мөмкинлеге 65-70 процент. Һәр айда ул яңа мәгълүматларга ярашлы үзгәрәчәк.
Фото робот тарафыннан эшләнгән