Камбаркада узган “Язгы марафон” XXV чаңгы ярышларында Удмуртия, Пермь крае, Башкортстаннан килгән балалар һәм өлкәннәр чаңгыда йөрүдә осталыкларын сынады. Бихисап мәктәп укучылары бу көнне чаңгы трассасына басты. Өлкәннәрнең генә саны 100дән артып киткән иде. Яшьләренә карап чаңгычылар 10, 20, 30 километр аралыкны уздылар. Ярышлар Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелде.
Безнең райондашыбыз Фәнзәт Әхмәтов 1975 елгы һәм өлкәнрәк чаңгычылар арасында көч сынашты һәм 20 километр узды.
Аның яшь категориясендә Нефтекамадан Валерий Гарейшин беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Икенче урында — Чайковскидан Виктор Селиванов. Райондашыбыз Фәнзәт Әхмәтов өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә Диплом, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызда, Башкортстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә Балтач данын яклап лаеклы чыгыш ясаган спортчыны котлыйбыз, Фәнзәт Әхмәтовка ары таба да сәламәтлек, физик һәм рух ныклыгы телибез.
Рифина НИГАМӘЕВА.