31нче мартта Учалы районының Абзаково авылында бер гаиләнең йортына ут капкан. Ялкын башка каралты-курага да үрелгән: "летник", гараж, абзар, мунча һәм веранда да янган. Кызганычка каршы, бу янгында абзар эчендәге 18 баш вак мал-туар һәлак булган.
Янгынның сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы булырга мөмкин, ди белгечләр. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.