Бүген Уфа дәүләт нефть техник университетының яшьләр сараенда “Русия мәктәп язы” фестиваленең төбәк этабы узды.
Балтач районының “Яшь барабанчылар” коллективы сайлап алуның ике этабын да уңышлы үтеп, бүген Гала-концертта балкыдылар.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Яшь барабанчылар”ыбыз “Оригиналь жанр – зур коллективлар” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчесе - Гөлназ Кашанова.
Балтачлылар шәхси исәптә дә җиңүләр белән кайттылар. Амира Гыйльметдинова “Оригиналь жанр – соло” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дип танылды. Җитәкчесе – Раушания Хәсәнова.
Конкурс яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Беренчеләр хәрәкәте” ярдәмендә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, 2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе “Яшь барабанчылар” проекты белән җиңү яулады.
Проектны тормышка ашыруга бүленгән акчалар ярдәмендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 12-16 яшьлек кызлардан торган уникаль “Яшь барабанчылар” отряды барлыкка килде. Әлеге отрядны булдыру турында карар мәктәп укучыларының үзләренең инициативасы буенча кабул ителгән. Проект җитәкчесе – өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова.
"Яшь барабанчылар" мәктәп отрядын булдыру" проектын гамәлгә ашыру кысаларында 70кә якын укучы кызлар арасыннан яшь барабанчылар сайлап алынды. Бу җаваплы эш компетентлы жюри тарафыннан үткәрелде, аның составына проект җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Кашанова, район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Галләмова, музыка кораллары бүлеге укытучысы Илшат Нуркаев, "Скул - ТВ" мәктәп телевидениесе җитәкчесе Альбина Гыйльметдинова керде.