Новости
Старобалтачево. Что творится в закрытом полигоне ТБО? В Башкирии на вооружении спасателей надежная техника Парень из Артакулево совершил геройский поступок В Башкортостане принимаются меры по улучшению состояния окружающей средыБашкортстанга яз килде дип сөенмәгез әле...Путин: Россия хәрбиләре ЛХР территорияләрен 99 процентка азат итте Профилактическая беседа в детском саду: как обеспечить безопасность детейСумасшествие по-литовски…Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтәСредство от высокого давления, сахара в крови, кашля, отёков и лишнего веса!Сахарный диабет - лечение и профилактика народными средствамиТрех знаков Зодиака 28 марта 2025 года ждет предательство от самых близких людейБерьюлы ике номинациядә җиңү яулап кайттылар!Татарстан Язучылар берлеге Корылтае үттеЯнтимердән иде Салимьян бабай Отчёт Правительства Башкортостана за 2024 годУфимский хоспис собирает пожертвования для помощи тяжелобольнымЮгалган балыкчыны тапканнар...үле килеш...В Аскино прошла межрайонная научно-практическая конференция "Дихинские чтения"Карыш игенчеләренең җиңнәре сызганулы
Барлык яңалыклар
10
Новости
24 март , 11:32

Җәйге ял - иминлектә

Район Хакимиятендә 2025нче елда балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Җәйге яллар – балалар өчен иң күңелле вакыт, ләкин бу вакытта аларның иминлеген тәэмин итү – төп бурыч.

Җәйге ял - иминлектә
Җәйге ял - иминлектә

Район Хакимиятендә 2025нче елда балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Җәйге яллар – балалар өчен иң күңелле вакыт, ләкин бу вакытта аларның иминлеген тәэмин итү – төп бурыч.

Чара барышында җәйге яллар вакытында балаларның комплекслы иминлеген тәэмин итү, педагогик, медицина һәм хезмәт күрсәтүче персонал әзерләүнең сыйфаты, учреждениеләрнең матди-техник базасының заман таләпләренә туры килүе мәсьәләләре каралды.

“Роспотребнадзор”ның БР буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Лариса Шамиданова балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен ял оештыруда үтәлергә тиешле санитария законнарының мәҗбүри таләпләре турында сөйләп үтте. Шулай ук ял оештырган оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре уздыру зарурлыгына да игътибар юнәлтте. Санитария кагыйдәләрен үтәү – балалар сәламәтлеге өчен иң мөһим шарт.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова билгеләвенчә, быел районда 12 мәктәптә көндезге лагерьлар эшләячәк һәм анда якынча 900 бала ял итәчәк. Тиешле санитария нормалары белән билгеләнгән һәр сменаның дәвамлыгы 21 көн булачак. Монда ике тапкыр туплану каралган.

Көндезге лагерьларны 27нче майда ачу планлаштырыла һәм ул 16нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Мондый лагерьлар республика бюджеты исәбенә финанслана.

Ә хезмәт һәм ял лагерьлары Түбән Иванай, Сәйтәк, Югары Карыш урта мәктәпләрендә эшләячәк. Алар 16нчы июньнән алып 22нче июньгә кадәр эшләве планлаштырыла. Бу очракта муниципаль бюджет исәбенә финансланачак. Аз чыгымлы ял формалары белән 13 мәктәп укучылары җәлеп ителәчәк. Мондый ял белән 1500гә якын баланы колачлау планлаштырыла.

Гомумән алганда, мәктәпләрдә 1 – 10нчы сыйныфларда район буенча 1962 бала белем ала. Шуларның 900— көндезге лагерьларда, 30— хезмәт һәм ял лагерьларында, 1500— аз чыгымлы ял формаларында, 86— җәй вакытында эшкә урнашуда, 450 бала йорт мәйданчыкларында ял итәчәк. Бу балаларның гомум саныннан 98 процент тәшкил итә.

Югары Кансөяр авылында урнашкан "Алтын башак" лагерының янгын хәвефсезлеге, санитария нормалары һәм кагыйдәләре өлкәсендә тиешле актларда күрсәтелгән кайбер хокук бозулары бар. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү шактый финанс чыгымнарны таләп итә. Кызганычка каршы, 2025нче елда биредәге лагерь балаларны кабул итмәячәк.

Шулай итеп, Балтач районында 2025нче елда балаларның җәйге ялын оештыруга җитди әзерлек бара. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге балаларның сәламәтлеге, иминлеге һәм ялларының файдалы булуы өчен барлык шартларны тудырырга омтыла.

Автор:
Читайте нас: