Барлык яңалыклар
10
Новости
24 март , 11:59

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә СВОда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Рөстәм Шәйхаттаров хөрмәтенә “Герой партасы”н ачу тантанасы үтте.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды
Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә СВОда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Рөстәм Шәйхаттаров хөрмәтенә “Герой партасы”н ачу тантанасы үтте.

Билгеле булуынча, илебездә “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән “Герой партасы” проекты гамәлгә ашырыла. Ул тарихи истәлекне саклауга, балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Биредәге тантаналы чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, батыр райондашыбызның әнисе Рита Шәйхаттарова, тормыш иптәше Ләйсән Шәйхаттарова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре  Илнур Сираев, Балтач районындагы “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы Гөлшат Нуркаева, хәрби хәрәкәтләр ветераны Илсур Хафизов, мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаштылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз чыгышында Рөстәм Шәйхаттаровның әнисенә чын батыр ул үстергәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итәчәген билгеләп үтте. “Рөстәм – безнең горурлыгыбыз, ул Ватанны саклаучының чын үрнәге. Без аның гаиләсенә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез”,—диде Илгиз Әхвәс улы.

—Улыбыз исеме белән “Герой партасы”н ачканыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Рөстәм безнең барыбыз өчен дә зур терәк иде. СВО башлангач та, читтә кала алмады. “Гаиләмне, туганнарымны, Ватанны сакларга тиеш мин”, - дип җавап кайтарды ул безгә. Тик менә, кызганычка каршы, үзен саклый алмады,—дип хис-тойгыларын белдерде батыр райондашыбызның әнисе Рита Шәмсуар кызы.

Рөстәм Шәйхаттаров 1991нче елда Иске Балтач авылында туган. 1998нче елда Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә укырга керә, ары таба, 1999нчы елда Иске Балтач 2нче урта мәктәбенә күчә. 2007нче елда 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа политехник техникумының Яңавыл филиалы студенты була. Ары таба Калининград шәһәрендә Ватан алдындагы изге бурычын үти.

Рөстәм Радик улы һәрвакыт үсеш һәм камилләшү юлында була. 2011нче елда Стәрлетамак университетының төзелеш факультетында югары белем ала. 2016нчы елда "Глостер" төзелеш-финанс фирмасында хезмщт юлын дәвам итә, анда ул тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы белән хезмәттәшләренең абруен һәм хөрмәтен яулый. Булачак тормыш иптәше Ләйсән Илдус кызы белән гаилә корып, ике бала – кызлары Риана һәм уллары Таһирны тәрбияләп үстерәләр.

Рөстәм СВО башланганнан соң еш кабатлый: “Без булмасак, кем?”. Аның яклар кешеләре бар.  Күп тә үтми, 2023нче елның 6 сентябрендә, ул тиешле контракт төзеп, СВО зонасына юллана. Ул Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы, дип саный.

Кызганычка каршы, 2024 елның 29нчы июнендә батырларча һәлак була. СВО зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Рөстәм - безнең барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык, үз бурычына тугрылык үрнәге булып калачак герой.

“Герой партасын” ачу хокукы район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы, героебызның әнисе Рита Шәмсуар кызы, тормыш иптәше Ләйсән Илдус кызы һәм аларның балалары Риана белән Таһирларга бирелде. Алар биредә утырачак укучыларга актив, хезмәт сөючән һәм алдангы укучылар булырга чакырдылар.

Почётлы “Герой партасы” артына утыру хокукына уку алдыгылары – төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары җиңүчеләре – Алина Сафина һәм Нурлан Фәтхуллин ия булдылар.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды
Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды
Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Герой партасы” ачылды
Автор:
Читайте нас: