Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 11:05

Янтимерлеләр изге эш башкара

Янтимер авыл клубының «Пеледыш» үзешчән  фольклор ансамбле, СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән, өченче  хәйрия концерты белән чыгыш ясады

Янтимерлеләр изге эш башкара
Янтимерлеләр изге эш башкара

Янтимер авыл клубының «Пеледыш» үзешчән  фольклор ансамбле, СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән, өченче  хәйрия концерты белән чыгыш ясады.

Махсус хәрби операция барышындагы  вакыйгалар  илнең барлык  почмакларында халыкны берләшергә мәҗбүр итә. Хәрби бәрелешләрдә  катнашучылар һәм аларның гаиләләре ярдәмгә мохтаҗ.Бу җәһәттән Янтимер авылы активисты Петр Абдулов  һәм клуб мөдире Игнат Илбарисов җитәкчелегендәге «Пеледыш» үзешчән коллективының изге эше аеруча игътибарга лаек.

Коллектив СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырырга карар итте. Өченче концертлары белән  алар Тозлыбин  авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Концерт вакытында Тозлыбин  халкы вакытлыча көндәлек мәшәкатьләрен оныта һәм җирле артистлар  чыгышларыннан ләззәтләнә алды.

Тамашачылар Петр Абдулов,   Флүзә һәм Игнат Илбарисовлар, шулай ук Рита Гиьманшина һәм Любовь Валиева номерларын җылы кабул иттеләр.«Пеледыш» ансамбле составында бәйрәм рухы тудыруга үз өлешләрен керткән Алефтина Сафина, Ирина Апляева, Илиза Кугубаева һәм Вера Валиеваны да билгеләми мөмкин түгел.  Чөнки коллективның исемен республика,  район күләмендә  киң танытты алар. «Пеледыш»  республика конкурсы лауреаты да булган коллектив.  Концертныңэмоциональ кульминациясе итеп тамашачылар  Уфадан килгән кунак — сиксән яшьлек Геннадий Алексеевның чыгышын кабул итте. Ул  чечетка белән озатылган  «Яблочко»биюен башкарды.

- Безнең халыкта   патриотик рух югары дәрәҗәдә булды. Концертка килгәнегез һәм һәвәскәр артистларны алкышларыгыз белән дәртләндергәнегез өчен  рәхмәт. Ә иң мөһиме,  коннцерттан  җыелган акчалар алгы сызыктагы якташларга  ярдәм сыйфатында җибәреләчәк,- диде Петр Абдулов, тозлыбинлыларга изге эшне хуплаганнары өчен рәхмәт белдереп.

Көнтүгеш  авыл җирлегеннән бүген егермедән артык  ир-егет  СВО зонасында Россия мәнфәгатьләре өчен  көрәшә. Концерт  хәрби бәрелешләрдә  катнашучыларга ярдәм итүдә гамәли адым гына түгел, авыллар арасындагы бәйләнешне сүрелдермәскә кирәклеген дә искәртте.

 Чара алдыннан клубта көнүзәк проблемалар  турында фикер алыштылар.  Тозлыбин авыл клубында бүген  мөдир юк.  Авыл старостасы Иван Айметов бу концерт  авыл клубын кабат тергезүгә  этәргеч булыр дип өметләнүен белдерде.

-  Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушева мәдәният өлкәсенә игътибарлы булуы өчен рәхмәтлебез.  Авылның мәдәни тормышында  клублар мөһим роль уйный.  Шулай булгач уртак тырышлык белән сафка кертелгән клубны буш тотмасак иде, -диде Петр Абдулов, тозлыбинлыларга мөрәҗәгать итеп.

Авылда клуб 2019 елда “Җирле башлангычларга булышлык”  проектына ярашлы сафка кертелгән иде.

Ә концертка килгәндә,  бу  инициатива уртак максат һәм  илебез азатлыгы өчен көрәштәгеләргә  ярдәм фронтында  берләшүнең мөмкин булган бер төрен күрсәтә. Янтимерлеләр җиңүгә саллы өлеш кертәләр, СВОда  катнашучыларның көнкүрешен җиңелрәк һәм уңайлырак итәргә омтылалар.

Янтимерлеләр изге эш башкара
Янтимерлеләр изге эш башкара
Янтимерлеләр изге эш башкара
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: