Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 10:38

Укучы кыз мошенниклардан алданган

Балаларыгызны мондый очраклар турында кисәтеп куегыз.

Укучы кыз мошенниклардан алданган
Укучы кыз мошенниклардан алданган

Нефтекамада укучы кыз мошенниклардан алданган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полициягә 16 яшьлек мәктәп укучысы мөрәҗәгать иткән. 8 Март алдыннан аңа телеграмда билгесез кешедән хәбәр килә, анда автор үзен чәчәк кибете менеджеры дип таныштыра.

“Менеджер” язуынча, янәсе дә аноним булып калырга теләүче бер кеше аның исеменә чәчәкләргә заказ биргән һәм түләгән, ләкин китерү адресын күрсәтмәгән. Кыз Интернетта шәһәрдә шундый чәчәк кибете бармы-юкмы икәнен тикшерә. Андый кибет чыннан да бар булып чыга. Һәм ул үзенең адресын җибәрә. Җавап итеп “заявка номеры” һәм дүрт сан килә, кыздан “менеджер” аларны язып җибәрүен сорый. Бу саннар “Дәүләт хәмәтләре”нә керү өчен код булып чыга. Соңыннан кызга шалтыратулар ява башлый. Янәсе Росфинмониторингтан, ФСБдан... Мәктәп укучысын мошенниклар белән аралашкан, дәүләт серен ачкан өчен җинаять җаваплылыгы белән куркыталар һәм телефонда экранны демонстрацияләүне кабызырга кушалар.

Мәктәп укучысын өч сәгать дәвамында элемтәдә тоталар, шәхси кабинетын ватып керүләр. Кыз аңлап алып, телефонын сүндерә”Дәүләт хезмәтләре”порталында парольләрне тиз генә алыштырырга тырышып карый. Аның һәм әти-әнисенең исәбендә зур булмаган суммада акча була, аларны алып өлгерә алмыйлар. Хәзер кыз әнисе белән кредит тарихын тикшертә.

Полициядә ассызыклауларынча, мондый очрак беренчегә генә түгел. Алар әлеге хәлнең барлык шартларын тикшерә.

Автор:
Читайте нас: