Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 10:27

Тузган йорттан — яңа йортка

Максатчан программалар соңгы елларда дистәләрчә балтачлының яшәү шартларын яхшыртырга булышлык итте.

Тузган йорттан — яңа йортка
Тузган йорттан — яңа йортка

Гражданнарны тузган иске торактан яңаларга күчерүне тормышкуа ашырырга республикада, районда максатчан программалар ярдәмгә килә. Башкортстанда төзелеш комплексы өлкәсендә проблемаларның ничек хәл ителүен искә төшергәндә, дүртенче ел рәттән Башкортстанда торак төзелеше буенча республика рекордлар куя. 2024нче елда республика 3 млн 348 мең квадрат метр торакны сафка бастырган, бу Русиядә —җиденче һәм Идел буе федераль округында икенче урын. Башкортстан зур социаль һәм инфраструктура объектлары төзи. 2024нче елда республикада 19 социаль объект тапшырылган.

Милли проектларга килгәндә, алар 2019нче елдан Русия төбәкләрен үстерү максатларына ирешү өчен төп инструмент буларак каралды. Республиканың Төзелеш министрлыгы шундый алты проектны гамәлгә ашыруда актив катнашты, алар арасында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты төп рольне уйнады. Аның төп бурычы — торакны файдалануга тапшыруның еллык күләмен арттыру һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү. Куелган максатларны тормышка ашыру өчен торак төзелеше күләмнәрен һәм төрле программалар кысаларында торакны файдалануга тапшыруны үз эченә алган еллык план күрсәткечләре билгеләнде. Алты ел бу күрсәткечләр уңышлы үтәлде. 2024нче ел нәтиҗәләре торакны файдалануга тапшыру планының 13,5 процентка арттырып үтәлүен күрсәтте. Нәтиҗәдә, 2019нчы елдан 2024нче елга кадәрге чорда 17,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу башлангыч фаразлардан 14 процентка артык.

2023нче елда республика авария хәлендәге торак фондын вакытыннан алда бетерү буенча илкүләм проектны төгәлләде. 2022нче елда яңа республика программасы кысаларында авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү дәвам итте. Гомуми мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык булган йортлардан 1 120 кеше күчерелде.

Без яшәгән Балтач районында да авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү проблемасын милли проект ярдәмендә хәл итү төгәлләнде. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башлангыч алды.

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү һәм ташламалардан файдаланучы категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру барышы турында район Хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад һәм тормышны тәэмин итү мәсьәлләре буенча урынбасары  Вадим Мөтхтәбәров түбәндәгеләрне сөйләде:

—БР Хөкүмәтенең 2019 елның 23нче апрелендәге Карары белән расланган 2019—2024нче елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча БР адреслы программасын гамәлгә ашыру максатларында (“Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү” милли проекты кысаларында) 2019нчы елда Балтач районы буенча Иске Балтач авылы, Якутов урамы, 16 санлы йорт адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йорттан гражданнар Иске Балтач авылы, Гагарин урамы, 5 һәм Гагарин урамы, 7 санлы йорт адреслары буенча яңа йортларга күчерелде.  Шул ук адреслы программа буенча 2021нче елда Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 21 санлы йорт адресы буенча урнашкан авария хәлендәге күпфатирлы йорттан  яңа төзелгән Иске Балтач авылы, Салават урамы, 18нче санлы йортка күчерелделәр. Әлеге программаны гамәлгә ашыра башлаганнан башлап алынган торак биналар саны – 25 данә, гомуми суммасы 31 млн. сумнан артык. 2023 елның 17нче июненә Балтач районында авария хәлендәге күп фатирлы йортлар калмады.

Төзелеш планнарына килгәндә, республиканың төзелеш өлкәсе тотрыклы  үсештә. Тармакның төп бурычы — гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру. Яңа милли проектларны тормышка ашыру мөһим юнәлешкә әверелә.

Проектлар торак фондын яңарту дәрәҗәсен сизелерлек арттыруны күздә тота — 2030 елга бу күрсәткеч 26 процентка җитәчәк, бу Русиянең уртача күрсәткечен (20 процент ) шактый узып китә. Торак белән уртача тәэмин ителеш бер кешегә 35 кв. метрга кадәр артачак, бу шулай ук федераль нормадан 33 кв. метрга югарырак. 2030нче елга кадәр 21 миллион квадрат метрдан артык торак төзү планлаштырыла.

 

Тузган йорттан — яңа йортка
Тузган йорттан — яңа йортка
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: