Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль , 16:35

Петуния чәчәр вакыт җитте

Петуния чәчәр вакыт җитте. Аның чәчү өчен уңышлы көннәре дә бар икән.

Петуния чәчәр вакыт җитте
Петуния чәчәр вакыт җитте

Петунияне февральнең беренче ункөнлегендә чәчү отышлы. Чәчәр алдыннан туфракны су сиптереп дымландырабыз. Аннары, ашка тоз-борыч сипкән кебек, туфракның өстенә генә сибеп җибәрәбез.

 

Янәдән су бөркеп, контейнерның капкачын каплап, җылы, якты урынга куябыз. Бер атна эчендә нәни үсентеләр шытып чыга. Көн саен иртә-кич савытның капкачын ачып, һава сулатабыз.

 

Су сипкәндә сак булыгыз. Җылы суны үсемлек төпләренә энәсез шприц белән сибеп була. Су сипкәч, капкачны ябарга ашыкмыйк, туфрак өслеге кибә төшсен. Сугарган саен рәт араларына аз гына коры ком, вак вермикулит йә туфрак өстәп җибәрсәк, караяк чиренә бирешмәс.

 

Ике яфрагы чыккач, үсемлекләрне берәмләп вак савытларга күчереп утыртабыз. Петунияне 10-12 сәгать дәвамында якты урында тоту мөһим. Иртә-кич ике-өч сәгать фитолампа, ул булмаса, люминесцент яки светодиод яктырткыч астында тотарга туры килә. Гади лампочкадан аермалы буларак, бу яктырткычлардан җылылык таралып, нәни үсентене пешерми.

Автор:
Читайте нас: