Табиблар җитди химик пешү алган бер яшьлек баланың гомерен саклап калган. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сабый аш серкәсе эссенциясе эчеп, йоткылыгын яндырган.
Баланы Мишкә район дәваханәсенә бик авыр хәлдә китергәннәр. Аның битендә һәм тәнендә күпсанлы пешүләр, шулай ук авызы, тамагы һәм үңәче химик пешү алган. Сабыйга ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган, үпкәләрен ясалма вентиляцияләүгә тоташтырганнар.
"Аның хәле авыр булу сәбәпле табиблар Республика балалар клиник дәваханәсе белгече катнашлыгында консилиум җыйды, аның барышында баланы реанимобильдә башкалага китерү турында карар кабул ителде. Махсуслаштырылган бүлектә ул барлык кирәкле дәвалауны клиник киңәшләр нигезендә алган. Соңрак, химик пешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җәрәхәт үңәч тараюга китергән, ризык үтә алсын өчен үңәчне киңәйтү таләп ителде”, — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.