Дәүләкән районында яшәүче Корманаевлар гаиләсендә зур сөенеч – уникенче сабыйлары дөньяга килгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
"Безнең сабыебыз 16нчы гыйнварда дөньяга килде. Хәзер бала тудыру йортыннан чыгарга, өйгә кайтырга әзерләнәбез", - дип сөйләгән Гөлназ. Бәхетле әни Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән үзәк дәваханәсе табибларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.
Әти-әнисе яңа туган сабыйга Назгөл дигән бик матур исем сайлаган, нарасый – гаиләсендә җиденче кыз бала. Шулай итеп, хәзер “Ата-ана фидакарьлеге, “Ата фидакарьлеге”, “Ана даны” медальләре ияләре – Гөлназ һәм Айнур Корманаевлар 5 ул һәм 7 кыз тәрбияли.