Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында 42 яшьлек ир газ плитәсенә ризык җылытырга куйган да, икенче бүлмәгән чыгып, йоклап киткән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ашарга тиз янып беткән, буш савыттан ялкын стеналарга һәм түшәмгә таралган.
Янгын чыгуы турында күршеләре хәбәр иткән. Янгын сүндерүчеләр тиз үк килеп, фатирның ишеген ватып кергәннәр һәм иргә тап булганнар. Һушын югалткан хәлдә аны медикларга тапшырганнар, тик, кызганычка каршы, ул аңына килмичә дәваханәдә үлгән.