Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 19:22

Балтачта студентлар очрашты, биеде һәм җырлады

Район мәдәният сараенда студентларның концерты булды

Балтачта студентлар очрашты, биеде һәм җырлады
Балтачта студентлар очрашты, биеде һәм җырлады

Студент... Ата-ана канаты астында чыгып зәңгәр күк киңлегендә очарга өйрәнүче кошчыкны хәтерләтә ул. Туган йорттан читтә, әти-әни күзәтүеннән башка тормышны өйрәнә башлау бер дә җиңел түгел. Таныш булмаган, ят, бөтенләй башка, кырысрак тормышта югалып калмаска кирәк. Бары өчен дә үз өстеңә җаваплылык алу чоры ул. Әмма нинди генә сынаулар булса да, студент еллары кеше гомеренең иң матур, иң чагу мизгеле. Чөнки ул яшьлек, иң ваемсыз чак. Балтач студентлары да тулы канлы тормыш белән яшәүләрен, уку белән бергә иҗат итәргә дә вакыт табуларын очрашуда исбат иттеләр.


Чара студентлар белән таныштырудан башланды. Концертны алып баручылар Диана Сәхәпова һәм Ильмир Вәлиәхмәтовлар алар белән кыскача тыныштырды. Алар кырыкка якын райондашыбызның кайсы уку йортында белем алуларын, нинди һөнәр ияләре булачаклары хакында кыскача сөйләде. Араларында иң кыюлары үзләре кайда укулары хакында да бәян итте. Шушы чарага аларны туплауда район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Шарифуллина көч салган. Биюләрне салуда һәм студентларны сәхнәгә чыгаруда БР атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова ярдәм иткән.


Төрле авыл яшьләренең чыгышыннан тупланган концерт бик матур килеп чыккан. Талантлы яшьләрнең чыгышларын күреп сөендек. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студенты Ремаль Җиһаншинның чыгышы күпләрнең күңеленә үтеп керде. Райондашыбыз сәхнәдә үзен чын артистларча тотуы, образга керүе, зур осталык белән җыр һәм шигырь башкаруы сокландырды. Түбән Сикияздан Луиза Гәрәйшинаның чишмәдәй саф чиста тавышын күпләр яратып тыңлады. Шул ук авылдан Дмитрий Валиевның үзе иҗат иткән шигыре йөрәкләргә үтеп керде. Студентлар Эмма Әхәтова, Ильмир Вәлиәхмәтов, Диана Сәхәпова, Милана Солтановалар һәрберсенең чыгышын яратып кабул итте.


Мишкә авылыннан 4 студент кызның мари биюен башкаруларын күпләр сокланып карады. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары шушы концертта күмәк булулары белән аерылып тордылар. Җырлары, биюләр алкышларга күмелде. Диана Ханипова һәм Алмаз Гайнуллиннарның дуэты да аерым бизәк булды.


Әлеге вакытта мәктәптә укыган, киләчәктә студент булачак бер төркем укучылар да чыгыш ясады. Амелия Халикова, Айгөл Закирова, Регина Сираевалар музыкаль сәләмнәрен юлладылар. Диана Алексеева һәм Раушания Хәсәнова җитәкләгән бию төркемнәренең чыгышларын да концертны баетты. Студентлар викторина сорауларына да җаваплар кайтарганнар. Иң тапкыр студентка кинога бару өчен чакыру кәгазе бирелде.
Концерт “ Кайтыгыз, яшьләр, Балтачка, туган җир көтә” дигән исем астында узды. Бу очраклы түгел. Алган белемнәре белән районыбызга кирәкле кешеләр булырга өндәү һәм чакыру булып яңгырады ул.
... Студент еллары уку белән генә чикләнми. Ул кызыклы һәм истә калырдай вакыйгаларга бай була. Бу матур мизгелләрне тәмен тоеп, кадерен белеп яшәгез.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: