Балтач үзәк район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле заманча ашыгыч медицина ярдәме кабинетлары барлыкка килүеннән район халкы хәбәрдар инде.
Бу урындагы халык өчен мөһим алга китеш, чөнки яңа кабинетлар ашыгыч хәлләргә оператив җавап бирергә һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Кабинетлар беренче ярдәм күрсәтү һәм диагностика өчен алдынгы җиһазлар һәм материаллар белән җиһазландырылган. Биредә теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер тәҗрибәле табиблар һәм фельдшерлар кизү тора. Кичектергесез ярдәм кабинетларын ачу — районның сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим этап. Ул төпкелдә урнашкан авылларда яшәүчеләргә дә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә. Бу эш “Сәламәтлек” милли проекты ярдәмендә мөмкин булды, ул медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыруга юнәлтелгән.
Кичектергесез медицина ярдәме кабинеты — хастаханәнең махсус бүлекчәсе, анда кичекмәстән кысылуны таләп итә торган кискен хәлле пациентларга ярдәм күрсәтелә. Яңа кабинетлар ачу — Балтач районында сәламәтлек саклауны яхшырту юлында мөһим адым. Ул медицина ярдәмен уңайлырак һәм оперативрак итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу ерак авылларда яшәүчеләр өчен аеруча мөһим.
Кичектергесез ярдәм авыруларның сәламәтлегенә куркыныч янаган чакыруларга килә. Мәсәлән, йөткергәндә, күкрәк авыртканда, невральгия вакытында, тамак, колак яки теш авыртканда, температура күтәрелгәндә. Кичектергесез ярдәм табиблары дәвалау билгеләргә, рецепт язарга, хастаханә кәгазе өчен документлар рәсмиләштерергә һәм пациентны аны дәвалаучы табибка консультациягә җибәрергә мөмкин. Ашыгыч ярдәмне дә, кичектергесез ярдәмне дә бердәм 03 номеры буенча чакырырга мөмкин. Диспетчер, симптомнарны җентекләп тасвирлаудан чыгып, теге яки бу чакыруның нинди категориягә каравын үзе билгели.
Балтач үзәк район хастаханәсендә бу кабинетта фельдшер Гөлфинә Хәйбуллина эшли. Гомеренең утыз өч елын шушы игелекле хезмәткә багышлаган ханым ашыгыч ярдәм хезмәтендә, тудыру бүлегендә, күчмә ФАПта, хатын-кызлар консультациясендә эшләп бай тәҗрибә туплый.
Хастаханәдә кизү табибә (терапевт) белән хәле кискен авыраеп киткән пацентларны кабул итәләр.
—Көн саен хәле катлауганган 7—8, я булмаса 3 кеше безнең кабинет аша үтә. Безнең хезмәт авылларга да чыгып медицина ярдәме күрсәтә. Көнгә 6—7, кайвакыт 2—3 чакыру буенча төпкелдәге авылларга барып тиешле ярдәм күрсәтергә туры килә, — ди үз эшенең асылын аңлаган Гөлфинә Хәйбуллина.