Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль , 09:58

Лимон ашагыз, файдасы күп белегез

Лимон кан басымын көйли, баш авыртуны баса, кан тамырларын саклый Тукымаларны тукландыра торган С витаминына, А, В1, В2, Д, Р витаминнарына бай.

Лимон ашагыз, файдасы күп белегез
Лимон ашагыз, файдасы күп белегез

– Тамак шешкәндә телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торасың.

 

– Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

 

– Томау төшкәндә борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасың.

 

– Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы – иң яхшы чара.

 

– Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

 

– Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

 

– Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимонның кабыгын ашау да җитә.

 

– Йөрәк-кан тамыры. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

 

– Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.

Врач белән киңәшләшергә онытмагыз.

Автор:
Читайте нас: