Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль , 13:32

Авыруларга бирешмәс өчен витаминлы ризык

Күпләр ел саен менә шундый витаминнар чыганагын ясап ашый

Гел файдалы әйберләрдән генә торган бу ризык бик тәмле дә әле.

Кирәк була:

күрәгә 0,5 кг;

йөзем 0,5 кг;

кара җимеш 0,5 кг;

инжир (булмаса да ярый) 0,5 кг;

әстерхан чикләвеге  0,5 кг;

1 лимон;

бал 0,5 кг.

Барысын да яхшылап юарга. Иттарткычтан чыгарып шуларга бал кушарга.  Яхшылап болгатырга. Банкаларга тутырып куярга да,суыткычта сакларга кирәк.

Көн саен иртән ашаганчы ярты сәгать кала 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 ст җылы су белән эчеп куясы. 1 ай эчәргә кирәк була.

 Витаминнар алганчы, менә мондый витамин чыганагы ашасаң бер чир  дә тимәс. 

Чыганак: https://baltaci.ru/news/faydaly-kish/avyrularga-biresmas-ocen-vitaminly-rizyk-1736489787

Автор:
Читайте нас: