Мәскәүдә бер ир җәяүлеләр өчен җир асты юлында 1 млн. сум акча төрелгән полиэтилен капчык тапкан. Ир гаять намуслы кеше булып чыккан: табышын шунда ук полициягә илтеп тапшырган. Акча тапкан ир башкаланың бер хәрби комиссариатында бүлек начальнигы ярдәмчесе булып эшли икән.
Ә сез юлда миллион сум тапсагыз, нишләтер идегез?