Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар , 18:00

Тучыбай авылы халкы ППМИ-2025тә катнашачак!

Авыл халкы моны алдан үткән җыелышта хәл итте.

Тучыбай авылы халкы ППМИ-2025тә катнашачак!
Тучыбай авылы халкы ППМИ-2025тә катнашачак!

Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә авылларда күп төрле проблемалар хәл ителеп килә. Шуны истә тотып Тучыбай авылы халкы быел әлеге программада катнашу мәсьәләсе буенча алдан сөйләшүгә җыелды.

Сөйләшү барышында авыл халкын борчыган, хәл ителү вакытын көткән проблемалар барланды. Тучыбайлыларны авыл урамнарын төзекләндерү,  үзәк суүткәргеч сузу һәм башка проблемалар борчый.

Авыл клубында үткән җыелышта өлкән буын вәкилләре арасында яшьләрне дә күрү күңелне сөендерде. Алмаш буын вәкилләре дә туган, үскән авыллары проблемаларына битараф түгел.

Җыелыш барышында, анда катнашучылар быел максатчан программада катнашачакбыз дип бертавыштан тавыш бирделәр. Алдагы көннәрдә йомгаклау җыелышына җыелачаклар.

—Программа чикләрендә авылда хәл итәсе проблеманы йомгаклау җыелышында билгеләрбез. Катнашканыгыз, белдергән фикерләрегез, активлыгыгыз өчен рәхмәт. Бердәмлектә эш итсәк,  үзебезне борчыган проблеманы җиңел ерып чыгарбыз, — дигән ышаныч белдерде Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.

Файзехан Яхин, авыл старостасы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: