Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар , 09:58

Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли

Ул урында сәламәтлек турында кайгырту мөмкинлеге бирә.

Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли
Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли

Балтач үзәк район хастаханәсендә “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында оештырылган яңа диспансеризация кабинеты эшли. Монда югары категорияле фельдшер Ирина Галләмова һәм югары категорияле шәфкать туташы Гүзәл Бариева комплекслы тикшерүләр үткәрәләр һәм квалификацияле ярдәм күрсәтәләр.

Өлкәннәрнең тирәнәйтелгән диспансеризация узуы да каралган. Аны ковид белән авырган кешеләр үтә.

18 — 39 яшьлекләр өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән сон ел саен диспансеризация үтәләр.

Диспансеризация — ул медицина тикшерүе генә түгел, ә авыруларны иртә ачыклауга юнәлтелгән комплекслы тикшерү. Даими тикшерүләр сәламәтлек белән бәйле проблемаларны вакытында ачыкларга һәм башлангыч стадияләрдә дәвалауны башларга ярдәм итә, бу савыгуга өметне сизелерлек арттыра.

—Безнең хастаханәдә айга бер көн диспансерлау ял көннәрендә дә үтә. Бу эш графикка ярашлы оштырыла. Быелгы елга план буенча районда яшәгән 7753 кеше диспансерлау узарга тиеш. Елның беренче аенда шуның 682се узды инде, — ди Ирина Фәнил кызы. — Соңгы елларда халык үзенең саулык торышына игътибарны арттыра башлады.

Диспансерлауны бер кабинетта узуның уңай яклары бар.

 Халык озын чиратта тормый. Бу кабинетта пациентлар түбәндәге процедураларны үтәргә мөмкин: күз басымын, тән авырлыгын, буй озынлыгын, артериаль басымны үлчәү;

 * кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен анализлау, канның ике анализын тапшыру;

 * флюорография;

* электрокардиография  узу;

* белгечләрдә консультацияләр алу;

* гепатитка анализлар тапшыру мөмкинлеге дә бар.

 Хатын - кызлар маммография уза, онкомаркерлар тапшырып була.

Тикшерүнәтиҗәләрейөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, онкология һәм башка патологияләр үсеше куркынычын ачыкларга мөмкинлек бирә.Тайпылышларачыклангандапациентлар өстәмә тикшеренүләргә һәм консультацияләргә җибәреләләр.

Диспансеризациякабинетыачылу — районда медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуда зур, мөһим адым. Даими тикшерүләрсәламәтлекне саклауга һәм актив озын гомерлелеккә ярдәм итә.

Үзәк район хастахнәсендә көн саен бу кабинет аша 50гә якын пациент уза. Эш күләме зур. Әмма тәҗрибәле ак халатлылар үз эшләрен төгәл башкаралар. Гүзәл Бариева шушы өлкәдә — 34 ел, Ирина Галләмова 22 ел хезмәт сала.

Үзегезнең саулык торышын вакытында кайгыртыгыз. Графикка ярашлы үзәк район хастаханәсендә уздырылган диспансерлауга килегез, белгечләр тикшерүен үтегез. Сәламәт булыгыз!

 

 

Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли
Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли
Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли
Балтач хастаханәсендә диспансеризация кабинеты эшли
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: