Стәрлетамакта 22 яшьлек егетне урамда пычак белән чәнчеп үтергәннәр.
Билгеле булуынча, фаҗигале вакыйга бүген иртән булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет бергә йөргән кызын яклар өчен бер төркем егетләр белән “разборка”га килгән. Ниндидер мизгелдә оппонентларның берсе пычак алып, 22 яшьлек егетне чәнечкән. Зыян күрүче шунда ук үлгән. Фаразланган үтерүчене тоткарлаганнар, дигән хәбәр бар.