Дога кабул була торган вакыт һәм урыннар бар. Аларны барлап үтик:
Фарыз намаз артыннан;
Азан белән камәт арасында;
Төннең ахыргы өлешендә;
Яңгыр яуган вакытта;
Җомга көненең икенде намазыннан алып, кояш баеганчыга хәтле булган вакыт аралыгында;
Зәмзәм суын эчәр алдыннан;
Нәфел намазларының сәҗдәсендә;
Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә (Гарәфә көне) Гарәфәт үзәнендә;
Кадер кичәсендә;
Кыерсытылган кешенең кыерсыткан кешегә догасы;
Әти-әнинең баласы өчен дога кылуы;
Ураза тотучының кояш баю алдыннан дога кылуы;
Гадел җитәкченең догасы;
Хаҗ вакытында Сафа тавында;
Хаҗ вакытында Мәрвә тавында;
Хаҗ вакытында Муздәлифә үзәнендә;
Сәфәрдә чакта;
Рамазан аенда;
Мөселманның кардәше өчен үзе юк вакытта дога кылуы;
Авыр хәлдә калган чакта.
Алмаз хәзрәт Сафинның “Кабул булган дога” китабыннан алынды.
Чыганак: Догалы йорт