Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар , 16:13

Түбән Карыштан МХОдагы райондашларга — окоп шәмнәре

Икенче ел инде ирекмән Назыйф Гыйльметдинов МХОдагы райондашларга окоп шәмнәре эшләп озата.

Түбән Карыштан МХОдагы райондашларга — окоп шәмнәре
Түбән Карыштан МХОдагы райондашларга — окоп шәмнәре

Тугыз авыл караган Түбән Карыш авыл биләмәсендә һәр эштә зур теләк белән катнашкан кеше ул Назыйф Наил улы. Авылда язгы, җәйге, көзге айларда оештырылган күмәк эшләрдә беренчеләрдән булып барып эшли башлый. Кайда нинди төзекләндерү, ремонт эше булса, Назыйф  Гыйльметдиновны шунда күрәсең.

Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч, алгы сызыкка алынган райондашларга беренче чиратта кирәкле әйбер — окоп шәмнәре әзерләүне башлап җибәрә. Башта шәмнәрне калай банка эченә катыргы салып парафин белән катырып эшли. Әфганстан сугышын узган абыйсы Ильяс (ул гаиләсе белән Ревда шәһәрендә яши, үзе дә маскировкалау халатлары, челтәрләре эшләүче ирекмән) белән киңәшләшкәч, абыйсы шәмнең уртасына фитиль куеп әзерләү отышлы булуын әйтә.

—Калай банкаларны авылдашлардан, танышлардан җыям. Янганда ис чыкмасын өчен банкаларны йортка алып чыгып паяльник ярдәмендә эчке, тышкы якларын яндырам. Аннары өйгә алып кереп парафинны турап эретәм һәм банкаларга коям. Парафин яртылаш катканнан соң фитильләрне урнаштырып чыгам, — дип аңлатты безгә Назыйф Наил улы.

Суынгач, басылган шәмнәргә янә сыек парафин өстәп чираттагы партия шәмнәрен өлгертә.

Узган елда 150 шәм эшләп районнан озатылган гуманитар ярдәм олавы белән бергә алгы сызыкка юллый. Быел 60 шәмне эшләп район штабына китереп тапшырды.   

—Мәскәү шәһәрендә яшәгән Анновка авылы ир-егете Фидан Шәрипов парафин белән тәэмин итте. Әле парафин запасым калды. Тагын эшлим әле шәмнәрне. Бүген бер апа ун калай банка китерде, — дип үзенең алдагы планнарын да уртаклашты ирекмән ир-егет.

Назыйф Наил улы авылдашлары арасында хөрмәтле кеше.

—Узган елда безнең авыл “Аек авыл” акциясендә катнашты. Бу чара чикләрендә күп төрле чаралар оештырылды һәм үткәрелде. Менә шул вакытта Назыйф Гыйльметдинов һәр яклап безгә ярдәм кулы сузды. Транспорт чарасы кирәк булса да, аны-моны тиз генә әзерләп, эшләп алырга кирәк булганда да Назыйфка бер әйтү җитә. Ул шундук: “Ярар”, — ди һәм килеп тә җитә, йомышны эшләп тә бирә. Менә шундый алтын кеше ул, чын дус, иптәш. Аның кебек ир-егетләргә таянырга була, — ди китапханәче Рида Гомәрова.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: