Башкортстан Хөкүмәте утырышында 2024 елда социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм күрсәтүгә йомгак ясалды. Узган елда социаль контрактларны гамәлгә ашыруга 675,3 млн сум юнәлтелгән, шуның 16%ы (108 млн сумы) республика бюджетыннан бирелгән. Бер ел эчендә 3 450 социаль контракт төзелгән.
- Халыкка, шул исәптән балалы гаиләләргә, социаль ярдәм күрсәтү, аның нәтиҗәлелеге республика социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора. 2020 елдан социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм федераль бюджеттан берлектә финанслаган шартларда (софинансирование) бирелә. Соңгы биш елда 24,5 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Түләүгә юнәлтелгән акчаларның гомум күләме 2,8 млрд сумнан артып китте, - диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Адреслы социаль ярдәм механизмын гамәлгә ашыру турында төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников җентекле сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда өстенлекле тәртиптә социаль контрактлар балалы гаиләләр белән төзелгән. Аларга төзелгән контрактларның гомум саныннан 69% туры килә.