Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар , 10:30

Бүреләр азык эзләп авыл буйлап йөрсен инде...

Белорет районында бүреләр авылга килеп хайваннарны ботарлаган.

Бүреләр азык эзләп авыл буйлап йөрсен инде...
Бүреләр азык эзләп авыл буйлап йөрсен инде...

Күзәтү камераларыннан күренүенчә, 25 гыйнварда 04:45 сәгатьтә бүреләр азык эзләп урамнар буйлап йөргән.


Инҗәр авылында яшәүче бер хатынның үзенең үлгән кәҗәләрен күреп коты алынган. Аның сүзләренә караганда, бүреләр бернәрсә дә калдырмаган һәм барысын да ашап бетергәннәр.

"Ходаем, бу ни хәл? Ничек инде шулай? Бер әтәч, бер тавык кына калган. Башка бернәрсә дә юк", - ди ул видеода.



Фото: "Вести-Башкортостан"

Автор:
Читайте нас: