Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 10:39

Юлларыбыз нинди хәлдә?

 28 гыйнвар көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында чираттагы «Транспорт сәгате» үткәрде. Көн тәртибендә - республика юл челтәренең сыйфатын һәм хәвефсезлеген арттыру мәсьәләләре.

Юлларыбыз нинди хәлдә?
Юлларыбыз нинди хәлдә?

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова Башкортстан Башлыгы башлангычы буенча эшли башлаган начар юлларны ремонтлау программасын 2025 елда гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.

Ел ахырына кадәр программа буенча 244,2 чакрым трасса һәм 300 метр озынлыгында күперләр тәртипкә китерелергә тиеш. Бу максатларга 6,8 млрд сум юнәлтеләчәк.

Программаның иң эре объектлары арасында - Баймак һәм Хәйбулла районнарындагы Сибай - Акъяр трассасы. 2025 елда әлеге автомобиль юлының 36 чакрымын яңартуны планлаштыралар. Моннан тыш, Яңавыл - Югары Тәтешле трассасының 10 чакрымлы участогында ремонт үткәреләчәк.

Автор:
Читайте нас: