Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 15:27

Үсмерне бер төркем яшьтәшләре кыйнаган

 Һөҗүмгә янәсе дә берсенең телефон экраны ватылу сәбәп булган.

Хәзер бу хәл-вакыйга белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соцмедиамониторинг вакытында үсмерне балигъ булмаганнар төркеме кыйнавы турындагы мәгълүмат ачыклаган. Һөҗүмгә янәсе дә берсенең телефон экраны ватылу сәбәп булган. Мәгълүмат видеоязма белән озатыла.

Стәрлетамак буенча Тикшерү бүлеге булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Һөҗүм итүчеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, дип билгеләделәр ведомствода.

Автор:
Читайте нас: