Гафури районында яшәүче 21 яшьлек кеше “кеше урлау”, “талау” һәм “машина яки башка транспорт чарасын урлау максатыннан башка хокуксыз кулга төшерү” дигән өч статья буенча суд каршына басачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, армиядә хезмәт иткәндә егет сөйгәне һәм дусты арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында белгән. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләрен тоеп, ул дустына очрашу билгеләгән. Көндәшенең автомобилендә сөйләшкәндә гаепләнүче машинаны тартып ала һәм, көч куллану белән янап һәм дустын машинада тотып, аны авыл читенә алып китә, анда элекке дустын кыйный һәм “ВАЗ 21140” машинасын алып китә.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше җентекләп тикшерү өчен Гафури районара судына җибәрелгән.