Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 11:07

Югары Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли

Бу эшне алар максатчан программа чикләрендә башкарып чыгарга исәп тота.     

Югары Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли
Югары Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли

Балтач районы Түбән Карыш авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларны яклау программасы”нда актив катнаша. Бу программа авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Шушы отышлы һәм файдалы программада катнашып, 2019нчы елда Югары Карыш авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырылды, 2020нче елда – Чуртанлыкүл, 2022нче елда Түбән Карыш авыллары зиратлары төзекләндерелде.

Ә 2025нче елда урындагы башлангычларны яклау программасы (ППМИ - 2025) чикләрендә Түбән Карыш авыл биләмәсенә караган Югары Карыш авылында  зур проектны тормышка ашыруны күзаллыйбыз.

Бу уңайдан авыл халкы белән гомум җыелыш оештырылды. Авылдашлар бер фикергә килеп, инициатив төркемгә актив әгъзалар сайлаудан эш башлады һәм 2025нче елда  “Урындагы башлангычларны яклау программасы”нда  катнашуны бертавыштан хуплап, алдан уздырылган анкеталар нәтиҗәләренә ярашлы, Бөек Ватан сугышы батырлары һәм  ветераннары хөрмәтенә һәйкәл төзүне яклап чыкты.

— Узган гасыр ахырында сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган hәйкәл инде вакытлар узу белән искергән, хәтер өчен үз ролен үтәрлек дәрәҗәгә дә туры килми, бүгенге чыганаклар буенча  батырлар исемлеген дә шактый тулыландырасы бар. Сугышта катнашып, яу кырында ятып калган авылдашларыбызга hәйкәлне канлы бәрелешләрдә исән калган иптәшләре куйса, хәзер аларның балалары  hәм оныклары өчен яңа hәйкәл торгызырга вакыт җитте! —  дигән фикердә карышлылар.

Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Әхнәф улы Шәймөхәмәтов та үзенең фикерен белдереп сөйләшүгә йомгак ясады:

— Үсеп килгән буында туган илгә, кече ватанга сөю, ватанпәрварлек хисләрен тәрбияләү бүген аеруча көнүзәк тема. Җиңү таңын якынайткан барлык авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерүче һәйкәл хыялда гына калмас, югары балл жыеп, конкурстан үтеп, проектны тормышка ашырырбыз дигән ышынычта калабыз.

Рита Хаҗимарданова, эшләр башкаручы

Автор фотолары                    

Түбән Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли
Түбән Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли
Түбән Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли
Түбән Карыш авылы халкы яңа hәйкәл торгызырга ниятли
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: