Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 16:05

Русиядә банан үстермәкчеләр

Шәп булыр иде...

Русиядә банан үстермәкчеләр
Русиядә банан үстермәкчеләр

Тиздән Русиядә банан үстерә башлыйлар. Әле исә моның өчен махсус теплица төзи башлаганнар. Бу хакта субтропик авыл хуҗалыгын үстерү ассоциациясе генераль директоры Андрей Платонов хәбәр итә.

Әйткәндәй, банан Казахстанда инде үстерелә, ә нишләп ул бездә булмаска тиеш?! Әгәр ил эчендә банан үстерү икътисадый яктан отышлы булса, РФ авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут бу эшне башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Чыганак: РИА Новости

Автор:
Читайте нас: