Ибраһим. 27 гыйнвар - "Балтач таннары". Кырмыскалы районында балыкчы хатын-кызлар арасында «Своя женская рыбалка» дип аталган район фестивале узган.
Кырмыскалы районы Ибраһим авылы тирәсендә Кызылга күле буенда балыкчы хатын-кызлар арасында «Своя женская рыбалка» дип аталган беренче район фестивале узган. Фестивальне «Аек авыл” проекты чикләрендә оештырганнар. Бу хакта “Сәләм” телеканалы хәбәр итә. Уникаль чара балык тотарга һәвәс районнан бихисап хатын-кызларны берләштергән. Алар балык каптыру осталыгын күрсәтергә генә түгел, ә дуслык һәм бердәмлек атмосферасыннан ләззәт алырга да җыелган.
Конкурста Сәвәләй, Кабак, Яңа Киешке, Прибельск авыл советларыннан сигез команда катнашкан. Бәкедән балык каптыру ярышларына Авыргазы районы командасы да килгән. Фестиваль "Иң эре балык", "Иң мул тотым", "Иң җитез бәке тишүче", "Иң өлкән балыкчы" һәм "Иң яшь балыкчы" кебек конкурсларны үз эченә алган.
Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә хатын-кызлар балык каптыру тәҗрибәсе, балыктан ризык әзерләү рецептлары белән уртаклашкан һәм аралашудан ләззәт алган.
Фото һәм мәгълүмат "Сәләм"нән.