Көнтүгеш авылында гомер кичереп, инде арабызда булмаган кадерле зур әниебез Нурҗихан Ихсан кызы Садретдинова - Ленинград блокадасын кичергән кеше.
Чакмагыш районыннан булган бу гаилә репрессия корбаны була, Ленинград өлкәсенә җибәрелә. Сугыш башланганда зур әнигә 17 яшь була. Фашистар камавында калган шәһәрдә ачлыктан кешеләр гаиләләре белән ятып үлә. 1942 елда, Ладога күле аша халыкны эвакуацияләү башлагач, абыйлы - энеле Ихсановлар исән калсыннар өчен сеңлеләре Нурҗихан белән энекәшен Чакмагыш районындагы якташ хатынга ияртеп туган якларына озата. Күл аша чыкканда дошман халыкны утка тота. Бу мәхшәрдә кыз үзенең бертуган энекәшен югалта. Башкортстанга кайтып төшкән Ленинград кызын Балтач районына җибәрәләр. Биредә ул "Большевик" колхозына үлчәүче булып эшкә урнаша. 1943 елда фронттан яраланып кайткан Көнтүгеш авылы егете Гафур Садретдинов белән танышып, аңа кияүгә чыга. Ике балага гомер бирәләр. Шунысы аяныч, эвакуацияләнгәндә документлары югалу сәбәпле, ул "Блокадалы Ленинградта яшәүче" статусын ала алмады, аларга тиешле льготалар белән файдаланалмады. Якыннарының кадер - хөрмәтендә яшәп, 80 яшен үтеп дөнья куйган зур әниебезнең гомере үкенечле түгел: аны әле дә хәтерләгән, тылдагы авыр хезмәтен лаеклы бәһалаган, истәлекләрен кадерләп саклаган оныклары, туруннары үсә!
Зөһрә Ягудина, Уфа шәһәре
Фото гаилә архивыннан