Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 16:57

Балтач районында «Каргизгеч» профилактик рейды узды

Балтач районы киңлекләрендә  «Каргизгеч»ләрне һәм башка үзйөрешле машиналарны хәвефсеез куллануга юнәлтелгән рейд  барышында бер хокук бозу очрагы  ачыкланган

Балтач районында «Каргизгеч» профилактик  рейды  узды
Балтач районында «Каргизгеч» профилактик рейды узды

Иске Балтач. 27 гыйнвар - "Балтач таннары". Балтач районы киңлекләрендә  «Каргизгеч»ләрне һәм башка үзйөрешле машиналарны хәвефсеез куллануга юнәлтелгән рейд  барышында бер хокук бозу очрагы  ачыкланган

Дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясе боерыгына ярашлы, 24 гыйнвар көнне    Балтач районында  «Каргизгеч» профилактик чарасы  узды.  Рейдта  Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы   Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары — юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау   инспекторы Галия Хатмуллина һәм полиция участок уполномоченные Радик Гариповлар катнашты.   Порофилактик чара Иске Балтач, Түбән Сикияз, Тушкыр   һәм Көнтүгеш  авыл җирлекләрендә узды.

Рейд барышында инспекторлар күзәтү астындагы тугыз берәмлек техниканы тикшерде  һәм бер хокук бозу очрагын  ачыклады, шулай ук техника хуҗалары белән үзйөрешле машиналарны һәм башка техниканы имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрделәр. Каргизгечләр  хуҗаларына белешмәләр тапшырдылар. Чараның төп максаты-кар машиналары хуҗаларына техникадан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртү иде.

 Каргизгеч-ул куәтле  һәм тиз йөрүчән  машина.Аның  белән дөрес идарә итмәсәң, бик  күңелсез хәлләр килеп чыгарга  мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе  каргизгечне  эксплуатацияли башлар алдыннан  күнегүләр алырга  һәм идарә итү хокукына ия булырга кирәклеге турында искәртә.  Шулай ук  каргизгечтә  хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, саклагыч экипировка йөртергә һәм тизлекне арттырмаска кирәк.   Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү   каргизгеч  белән  бәйле аварияләр һәм җәрәхәтләр санын киметергә ярдәм итә.

Айрат Галләмов, 

дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район секторы мөдире.

Балтач районында «Каргизгеч» профилактик  рейды  узды
Балтач районында «Каргизгеч» профилактик  рейды  узды
Балтач районында «Каргизгеч» профилактик  рейды  узды
Балтач районында «Каргизгеч» профилактик  рейды  узды
Балтач районында «Каргизгеч» профилактик рейды узды
Автор:
Читайте нас: