Һәр бала бәхетле гаиләдә, әти-әни кочагында үсәргә тели. Башкортстанда 10 яшьлек Елизавета өчен бала ярата торган гаилә эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.
Елизавета бик игелекле бала, үзе актив, хәрәкәтчән кыз. Кеше белән җиңел аралаша. Балалар һәм өлкәннәр белән аралашуда башлап үзе теләк белдерә. Пазллар, конструктор, мозаика җыярга, хәрәкәтчән һәм сюжетлы-рольле уеннар уйнарга, әкиятләр тыңларга ярата.
Лизаның күңелендә йөрткән хыялы— игелекле, балалар ярата гаилә табу.
Бәлки, сезнең ярдәм белән кызның хыялы тормышка ашар һәм Лиза яраткан гаиләсен табар. Дуслар, сез дә аңа бу эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә бу язманы күчерергә генә кирәк.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.