Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 13:57

"Права"сыз йөргән өчен машинасын тартып алганнар

Ә ул автомобиле артыннан ялган документ тотып килгән. 

Бөре районындагы Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә ялган машина йөртү таныклыгын тотып бер кеше килгән.

"Права"сыз руль артына утырганы өчен бу ир-атның автомобилен тартып алган булганнар, әле машинасын алу өчен Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә ялган документ белән килгән.

"Ул махсус стоянкадан ВАЗ маркалы автомашина бирү өчен рөхсәт алу өчен ялган документ күрсәтте. Дәүләт автоинспекциясенең мәгълүмат базасы буенча тикшерү вакытында әлеге машина йөртү таныклыгының башка гражданинныкы булуы ачыкланды. Шуннан соң 31 яшьлек бу ирне тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр. РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә", - дип хәбәр иткән Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Автор:
Читайте нас: