Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 14:55

Ике тапкыр бушлай ашатачаклар

СВОда катнашучыларының балаларына кагылышлы үзгәрешләр кертелде.

Ике тапкыр бушлай ашатачаклар
Ике тапкыр бушлай ашатачаклар

Башкортстан мәктәпләрендә СВОда катнашучыларының балаларын көненә ике тапкыр бушлай ашатачаклар. Тиешле үзгәрешләр "Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын тәэмин итү турында"гы Хөкүмәт карарына кертелде.

Элегрәк бу категория укучылар көненә бер генә тапкыр - иртәнге яисә төшке ашны бушлай ашау хокукына ия иде.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итүенчә, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучыларның җиде меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри, 10 меңнән артык мәктәп укучысы һәм колледж студентлары кайнар бушлай ашау белән тәэмин ителгән, 5,5 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда ял иткән, гомуми белем бирү учреждениеләрендә алты меңнән артык бала бушлай түгәрәкләргә йөри.

 

Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән

Автор:
Читайте нас: