Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 20:07

43 яшендә өч бала тапкан

 Ике кыз һәм бер малай туган. Алар 1990, 2320 һәм 2190 грамм авырлыкта булган.

43 яшендә  өч  бала тапкан
43 яшендә өч бала тапкан

Екатеринбургта ана һәм сабыйларны саклау буенча Урал фәнни-тикшеренү институты табиблары Асбестта яшәүче 43 яшьлек әни кешегә берьюлы өч сабыен тудыруга ярдәм иткәннәр. Бу хакта “URA.ru” хәбәр итә.

Бала табу планлы Кесарев кисүе юлы белән үткән. Дөньяга 1990, 2320 һәм 2190 грамм авырлыктагы ике кыз һәм бер малай туган. Әти-әнисе игезәкләренә Ясения, Демьян һәм Дарина исемнәре сайлаган да инде.

"Сабыйларның әниләре өчен бу инде дүртенче тапкыр бала тудыру иде. Хәзер гаиләдә алты бала тәрбияләнә: өч малай һәм өч кыз", - дип яза басма.

Табиблар белдерүенчә, яңа туган игезәкләр дә, әниләре дә үзләрен яхшы хис итә.

Автор:
Читайте нас: